Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Лесхозда иң яхшы әтиләрне ачыкладылар

Әтиләр көне уңаеннан 19 октябрьдә Лесхоз мәдәният йортында «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әтиләре өчен «Минем әти иң яхшысы!» дигән спорт бәйрәме узды.

   Чараның программасына төрле эстафеталар кертелгән иде, анда катнашучылар спорт күнекмәләрендә генә көч сынашмады,  команда рухын күтәрде, үзара дуслыкны ныгытты һәм бер-берсенә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирде. Бәйгедә Андреевлар, Әхмәтҗановлар, Мөхәммәдиевлар,Хәсәншиннар, Газизуллиннарның әтиләре көч сынашты, Сибагатовлар, Кәримуллиннар, Вәлиевларның әниләре катнашты. Әти-әниләр үзләрен кайгыртучан ата итеп кенә түгел, спортта чын профессионаллар да итеп күрсәттеләр. Чара барлык катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте һәм гаилә бәйләнешләрен ныгытты. Нәтиҗәдә иң күп очколарны Әлфира һәм Илназ Хәсәншиннар гаиләсе җыйды. Гомумән, бәйрәм тагын бер тапкыр баланың тормышында атаның роле никадәр мөһим булуын һәм уртак шөгыльләрнең никадәр шатлык китерүен күрсәтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев