Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Лондонда яшәүче балаларның иң истә калганы Саба районы авылына сәяхәт булган

Казанның бер гаиләсе өчен былтыргы җәй аеруча истә кала: алар озын каникулларга беренче тапкыр Лондоннан әбисе һәм бабасы янына оныгы кайта

 

Казанның бер гаиләсе өчен былтыргы җәй аеруча истә кала: алар озын каникулларга беренче тапкыр Лондоннан әбисе һәм бабасы янына оныгы кайта. Әбисе бу вакыйга белән үзенең Дзен-каналында уртаклашкан. Ул сөйләгәнчә, аның оныгы, тугыз яшьлек Данэль һәм оныгы, сигез яшьлек Эрика, алар бер мизгелдә дуслашып, Казанның төрле почмакларына һәм аның тирә-ягына барып, бер-берсе белән биш атна үткәргәннәр.

Программага мәҗбүри балалар локацияләре – цирк, зоопарк, Кидспейс, «Союзмультфильм» – шулай ук яр буйлары һәм парклар буйлап озак йөрүләр кертелгән. Әмма иң истә калганы Саба районы авылына сәяхәт булган, анда балаларның бабасы (прадедушка) җирләнгән һәм туган йорты сакланып калган.

Юл ике сәгатькә сузылса да, бәләкәй сәяхәтчеләр күңелсезләнмәгәннәр. Чишмә янында туктагач, салкын су Эриканы таң калдыра, ләкин ул шулай да юынырга батырчылык итә.

 “Авылда балалар туганнары белән таныштылар, тавыклар ашаттылар, песиләр белән уйнадылар, бакчаның зурлыгына гаҗәпләнделәр. Үткәннәрнең рухы сакланган иске бүрәнә йорт та аларга бик ошады.

Авыл зиратында да булдык. Башта балалар машинада калырга теләгәннәр иде, аннары өлкәннәр белән бергә киттеләр: һәйкәлләрдәге язуларны укыдылар, гомер елларын санадылар һәм көтмәгәндә Эриканың әнисе аның бабасы үлгән көнне туган икәнен күрделәр.

Кайтканда гаилә күлләре арасындагы «Мингер» кунакханәсенә кердек. Бу күренеш балаларны шулкадәр гаҗәпләндерде, алар киләсе җәйдә бирегә һичшиксез бөтен гаилә белән киләчәген әйттеләр”, – ди әбиләре.

Өйгә кайтканда оныклар тәэсирләре белән уртаклашканнар. Данэль: "шәһәр-технологик, ә авылда барысы да гади һәм аңлаешлы. Һәм кешеләр яхшы".– дигән.   "Барысы да татарча сөйләшә. Мин “сәлам”не генә беләм, ләкин өйрәнермен”,– дигән Эрика. Хәзер кызның ике туган теле бар – инглиз һәм рус теле, Ул һәр кичне әбисенә һәм әнисенә: "Тыныч йокы!» – дип татарча әйтә.

Бу кечкенә сәяхәтне алар озакка  истә калдырачаклар.

Фото shedevrum.ai

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев