Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәп китапханәчеләренең район семинары узды [+фото]

Семинар “Китапханә хезмәтенең метод һәм алымнары: традицияләрне саклау, мөмкинлекләрне киңәйтү, яңаларын эзләү” темасына үтте.

Саба Гимназиясе базасында, райондагы мәктәп китапханәчеләренең чираттагы “Китапханә хезмәтенең метод һәм алымнары: традицияләрне саклау, мөмкинлекләрне киңәйтү, яңаларын эзләү” темасына семинар үтте. Семинар 3 өлештән торды. Беренче өлешендә актлар залында “Өч кыз” әкияте сәхнәләштереп күрсәтелде (җитәкчесе Хәлилова Л.Х.).

   Икенче өлешендә 3 А сыйныф укучылары өчен “Борын-борын заманда...” дип исемләнгән китапханә дәресе бирелде. Укучыларга төрле әкият геройлары булып киенгән “артистлар”(Хәбибулина Г.Р., Мөбәракҗанова Л.М., Гөмәрова Л.Г., Абдуллина Р.И.) төрле биремнәр биреп, конкурслар оештырдылар. Укучылар бик канәгать булып калдылар.

   Өченче өлештә китапханәчеләргә китапчыклар ясау буенча мастер-класс оештырылды.

   Семинарның йомгаклау өлешендә район мәгариф бүлеге методисты Шакирова Г.Р. төрле конкурсларда катнашкан китапханәчеләрне бүләкләде. Семинар бик эшлекле һәм файдалы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев