Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәп укучылары - гадел хөкем йортында

Һөнәр сайлау-җаваплы эш

10 сыйныф укучылары өчен  Саба район судына экскурсия узды.

     Татарстан Республикасы Саба район судының жәмәгать судьясы  Айгөл Шәймарданова һәм  администраторы Рәдис Хәлимов “Россия-минем офыкларым” һөнәри юнәлеш проекты кысаларында Саба урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары белән очраштылар. Проектның төп максаты - укучыларны һөнәр ияләренең эшчәнлеге  белән таныштыру.

  Рәдис Хәлимов өлкән сыйныф укучыларын суд администраторы һөнәре үзенчәлеге белән таныштырды. Суд администраторының вазыйфалары  судьяларның һәм суд аппараты хезмәткәрләренең куркынычсызлыгын тәэмин итүдән башлап, суд эшчәнлеген, эш башкаруны һәм архив эшен мәгълүмати-хокукый тәэмин итүне гамәлгә ашыру белән тәмамлап, шактый киң эшчәнлекләрне үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев