Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз Руслан Нәҗиповны соңгы юлга озаттылар

Районыбызга 5 июль көнне Украинадагы махсус хәрби операция үткәрү барышында Туктар авылы егете, рядовой Руслан Нәҗиповның һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килеп иреште.

Аның җәсәден шимбә көнне Туктар авылы зиратына алып кайтып җирләделәр.
Руслан Рөстәм улы Нәҗипов  хәрби хезмәткә контракт нигезендә алына. Бүгенге көндә әтисе исән сау, әнисе вафат. Гаилә хәле:аерылган, 2008 һәм 2016 елгы ике улы, 2014 елгы кызы бар.

  Мәрхүмне соңгы юлга озатырга район җитәкчеләре, авылдашлары, дуслары килде. Туганнарының авыр кайгысын уртаклашырга район башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров килде.

 Ватаны өчен гомерен кызганмаган батыр якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Өлкән улы белән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев