Махсус хәрби операциядәге якташыбыз  райондашларын Ватанны саклаучылар көне белән котлый
Район яңалыклары

Махсус хәрби операциядәге якташыбыз райондашларын Ватанны саклаучылар көне белән котлый

23февраль -Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, безнең «Саба таңнары»редакциясенә ✍️хат килеп иреште.

Хат авторы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз, Шәмәрдән авылы егете - Сагиров Инсаф Радил улы. 

2022 елның 23 октябреннән Инсаф махсус хәрби операцияга мобилизация белән алына һәм бүгенге көндә дә Украинаның Херсон шәһәрендә рота командирының хәрби-сәяси эш буенча урынбасары, лейтенант булып хезмәт итә. 

 Инсаф та тизрәк махсус хәрби операция тәмамланып гаиләсе, якыннары янына кайту теләге белән яши. 

«Бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган барлык райондашларны, дус-ишләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Илебез күгенең аяз, тыныч булуын теләп калам!",-диелә әлеге язмада.
  Исән- сау булып, тизрәк әйләнеп кайтыгыз, безнең батыр йөрәкле егетләребез!

Әлеге фотода Инсаф Сагиров гаиләсе белән.


Нет комментариев