Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Махсус хәрби операциядә вафат булган райондашыбыз Рөстәм Шәрипов белән хушлаштылар

Туганнарының авыр кайгысын уртаклашырга район башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров килде.

Тумышы белән Байлар Сабасыннан булган 1978 елгы Рөстәм Рифкать улы Шәрипов махсус хәрби операция зонасына хәрби контракт нигезендә 2024 елның 2 мартында китә. 25 май көнне Украина җирендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.Рөстәм Рифкать улы тормыш иптәше Гөлнара Илгиз кызы белән 2013 һәм 2016 елгы ике ул үстерәләр. Лаеш районы, Усады авылында яшәгәннәр. Кызганыч, Ватаны өчен Рөстәм Рифкать улына да үз гомерен корбан итәргә туры килә. 

Рөстәм Шәрипов Ватанына тугры, намуслы солдат үрнәге булып хәтерләрдә мәңге сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев