Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәдәниятсез авыл ямьсез була

Милли мәдәнияте, теле, сәнгате, гореф-гадәтләре яшәгәндә халык та яши. Олы Шыңар мәдәниятенә 35 ел хезмәт итүче Фәридә Садыйковага бу гыйбарә яхшы таныш.

undefined

“Безнең өлкәдә нәтиҗәле эш олысына-кечесенә ныклы таяныч итеп караганда гына яхшы бара. Бу яктан без бәхетле. Чыннан да, мәдәният йорты каршында уннан артык түгәрәк, фольклор, “Нур” халык театр (җитәкчесе Гөлсем Рабгетдинова), “Сөмбел” халык бию (җитәкчесе Алсу Зарипова) коллективлары үзешчән сәнгатьтә катнашам дип торучылар булганда оеша ала бит. Аллага шөкер, авылларыбызда яшәүчеләрне ходай сәхнә кешесе булудан мәхрүм итмәгән. Бездә талантлар җитәрлек. 2020 елда мәдәният йортына 26 миллион сумлык капиталь ремонт уздырылып, матди-техник базаның яңартылуы эшләү өчен яңа мөмкинлекләр тудырды. ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елларын милләтебезнең гореф-гадәтләрен чагылдырган чаралар, очрашулар үткәрү, конкурс-фестивальләрдә актив катнашу, балалар, өлкәннәр, яшьләр арасыннан яңа талантлар табу максатын куеп башладык һәм моңа ирешелә”,– ди Фәридә Садыйкова. Шыңарлыларның “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә “Мирас”, “Наза” фольклор коллективлары, аерым башкаручылар лауреат исеменә лаек булуы, “Халкым мирасы”, “Чулпан”, “Радужное многоцветие” халык иҗатының төбәк конкурсларында 2нче һәм 3нче дәрәҗә лауреат исемен яулаулары шул хакта сөйли. Соңгы еллардагы вәзгыять халык күңеленә юлны онлайн яисә урам чаралары аша да салып булуын раслады. “Өлкәннәрнең күбесе клубка ук килмәскә дә мөмкин. Әмма капка төбенә чыгып кич утыруларда теләп катнаша. Олы Шыңар, Кече Шыңар һәм Чулпыч авылларында шундый 12 чара үтте, Явлаштау авылына барып та чыгыш ясадык. Җирлегебезнең җырчы, баянчы, сәнгатьле сөйләүчеләрне онлайн-үзешчән сәнгатькә тартып, инстаграм битләрендә 150дән артык видеоязмалар урнаштырылды. Хәзер Гөлнур һәм Камил Усмановлар йортында “Каз өмәсе” үткәрергә һәм Әниләр көненә Туфан Миңнуллинның “Кулъяулык” әсәрен сәхнәләштерергә әзерләнәбез”,– ди Фәридә Садыйкова. Мәдәният хезмәткәрләре былтыр 9418 кеше катнашкан 193 чара уздырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев