Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мичән авыл җирлегендә җыен: Рәис Миң­неханов җирлектә балалар туу аз булуына басым ясады

Җирлек башлыгы Айзат Гәрәев чыгышыннан күренгәнчә, барлыгы 231 хуҗалыкта 595 кеше яшәгән җирлектәге инфраструктура елдан-ел яхшыра бара.

Мичән авыл җирлегендә узган җы­енда да иң элек җирлектә урнашкан уч­реж­дениеләрнең 2022 елда башкарылган эшләренә анализ һәм 2023 елга эшләрен камилләштерү буенча планнары белән таныштырылды.

Җирлек башлыгы Айзат Гәрәев чыгышыннан күренгәнчә, барлыгы 231 хуҗалыкта 595 кеше яшәгән җирлектәге инфраструктура елдан-ел яхшыра бара. Яңа йортлар төзелүе аеруча куанычлы. 2022 елда 850 кв.м. торак мәйданы кулланышка тапшырылган. Бу 2 шәхси йорт һәм 13 янкорманы тәшкил итә. 2022 елда 4 бала дөньяга килгән, 8 кеше вафат булган. 1 пар гаилә корган, аерылышучылар юк.

Узган елгы мөрәҗәгатьләрнең үтәлешенә килгәндә, Яңа Мичән авылына 4G телевыш­касы урнаштыру мәсьәләсе күтәрелеп, ул уңай хәл ителгән. Урамнарда сулар җыелып торган урыннарга торбалар салу буенча да зур эшләр башкарылган. Шул ук вакытта Айзат Гәрәев хуҗалыклардан яз көне су ага башлауга торба башларын чистартуны, тәртипләүне бердәм рәвештә башкаруны да сорады.

Муниципаль район башлыгы Рәис Миң­неханов җирлектә балалар туу аз булуына басым ясады. 2023 елда да республика программалары дәвам итәчәген, шулай ук өстәмәләр булачагын да  әйтте. «Сезнең якта уңган-булган халык яши, табигать тә бик матур. Республика программаларының эчтәлегенә кереп, бигрәк тә яшьләр белән эшләүне тәэмин итәргә кирәк», – диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев