Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Эзмә урта мәктәбе укучылары Олимпиада призерлары булдылар

12-15 июнь көннәрендә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган (рус булмаган) телле мәктәпләр өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада узды.

 Олимпиадада Россиянең 17 субъектыннан һәм БДБ илләреннән (Әзәрбәйҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан) 200гә якын укучы катнашты. Әлеге олимпиадада райондашларыбыз  Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Зәйнәп Таҗетдинова һәм Эзмә урта мәктәбе укучысы Наил Йосыпов призерлар булып танылдылар. Җиңүчеләрне сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм жюри рәисе, рус теле кафедрасы доценты, Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Динара Рәхимова чыгыш ясадылар. Алар педагогларга, остазларга һәм ата-аналарга хезмәтләре, рус теленә булган мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Ул Россия халыкларын гына түгел, дөнья халыкларын да берләштерә. Рус телен белү аларга киләчәк тормышта ярдәм итәр һәм булачак интеллектуаль конкурсларда зур уңышлар китерер ,- дип ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев