Мичәнбаш авылында яшәүче Флюра Әхмәтгали кызы Мөхәмәтова 90 яшьлек юбилеен каршылады
Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев тәбрикләде.
Флюра Мөхәмәтова Балтач районы Арбур авылында туган. Әтиләре аңа 6 яшь булганда сугышка китә, шуннан әйләнеп кайтмый. 4 класс белем ала. 14 яшьтә Казанга китеп трамвай юлы салуда эшли. Лаеш урманында утын да кисә. 17 яшь тулгач тракторчылыкка укып, колхозда тракторда эшли. Харис исемле егет белән гаилә корып, 56 ел гомер итәләр. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Соңрак Мичәнбаш авылына кайтып төпләнәләр. Флюра Мөхәмәтованың 10 оныгы, 17 оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев