Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"МиңгәрАгро” – үсеш юлында

2017 елда оештырылган "МиңгәрАгро” җәмгыятенең хисап чорында эш­чән­легенә багышланган коллектив җыелышы булды.

undefined

Үсемлек мае җитештерүче предприятие динамик рәвештә үсә. Уртача хезмәт хакы 35000 сум тәшкил итә. 2021 елда 9 кешегә өстәмә эш урыны булдырылган, керем 2 процентка арткан. Салым йөкләмәләре һәм иминият кертемнәре буенча бурычлары юк. Предприятие җитештерүчәнлеген арттыру һәм яңа эш урыннары булдыру максатында чимал сатып алу өчен яңа складлар төзергә планлаштыра. Шулай ук Татарстаннан читтә – Ульяновск, Саратов өлкәләре белән яңа килешүләр төзү дә каралган.

Еллык җыелышта район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Илнур Котдусов катнашты.

Кичә хисап жыелышлары районара почтамтта, җаваплылыгы чикләнгән “РСУ”, “Кристалл” җәмгыятьләрендә булды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев