Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Миңгәр авылында яшәүче Фәния Фәтхиевага 90 яшь тулды

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев һ.б. котлады.

 Фәния Фатхлислам кызы 1934 елның 3 ноябрендә Миңгәр авылында Фатхлислам белән  Зарифа гаиләсендә 4 бала булып  дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа җиде яшь була. Авыру сәбәпле, әтисе сугышка китми. Казанда заводта эшли, 1942 елны үз теләге белән фронтка китә.

 Фәния апа 9 яшьтә генә укырга керә ала. «Укулар әз эләкте, мәктәптә суык, кара савытындагы буяу бозлана, чишенмичә генә укый идек. Дәреслекләр юк, укытучы сөйләгәнне дәфтәргә язып барырга тырышабыз, куллар күшегә, бармаклар карыша, тыңламый иде»,-дип искә ала Фәния апа.

Сугыш тәмамлангач, әтисе кайтканда мәктәптә дәрестә була Фәния апа, йөгерә-йөгерә кайттык ди.

Фәния апа 13 яшьтән укудан туктый, колхоз эшенә йөри башлый. 1950 елда үгез җигеп фермада эшли, сыер сава. Ике ел ярым  эшләгәч мәҗбүри урман кисәргә Куйбышевка җибәрәләр, хәзерге Болгар җире. 6 кеше китәләр урман кисәргә. Арчага кадәр җәяү баралар, Казанга поезд белән, Казаннан теплоход белән, аннан соң 30 чакрым җәяү Куйбышевка баралар. Үзләре землянка казып, 30 кеше, бер ел шунда яшиләр. Көн саен 1 кеше ашарга пешерә, авыл кибетендә әйберләр юк, Куйбышев кибетендә арпа, дөге, шикәр бар, шуннан сатып алып кайта идек, ди Фәния апа. Каен утыннарын тачка белән ташып баржага төяп җибәргәннәр. 1954-1955 елларда Казанга җир казырга җибәргәннәр канализация үткәрү өчен. Башта палаткада яшиләр, көннәр суыткач, квартирада торып эшлиләр.

1955 елдан Миңгәрдә колхозда сыер сава, фермада эшләгәндә өстәмә колхоз конторын җыештыра, пиченә брикет, утын кисеп яга, кирәк вакытта амбарга эшкә йөри.

1989 елда лаеклы ялга чыга, ялга чыккач та 8 ел бозаулар карый, амбарда эшли.

Һәр туган көнгә шөкер итеп, көннәргә иминлек теләп, барлык кешегә саулык теләп Миңгәр авылында гомер кичерә Фәния апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев