«Мингер Агро»: хезмәт җитештерүчәнлеге арткан
Оешма-предприятиеләрдә хисап җыелышлары бара
"Мингер Агро" предприятиесе 2017 елның 17 мартында оеша. Эшчәнлегенең төп төре - май җитештерү. Коллективта 20 кеше хезмәт куя. Предприятие динамик рәвештә үсә, уртача хезмәт хакы 51000 сум тәшкил итә. Керем 2024 ел белән чагыштырганда 13 процентка, хезмәт хакы фонды 10 процентка арткан. Салым йөкләмәләре һәм иминият взнослары буенча оешманың бурычы юк. Чимал сатып алу өчен яңа складлар төзелгән, шул рәвешле предприятиенең җитештерүчәнлеге арткан. Шулай ук Татарстан Республикасында гына түгел, аннан читтә дә яңа шартнамәләр төзергә планлаштыралар. Еллык җыелышта район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Илнур Котдусов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев