Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү җирле идарәләрнең мөһим бурычы. Мишә авыл җирлегендә дә бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. 2023 елда авыл Советына язмача – 9, телдән 8 гозер-үтенеч кергән. Барлык мөрәҗәгатьләр дә уңай хәл ителгән. Лесхоз мәдәният йортында үткәрелгән җыенда җирлек башлыгы Азат Гатиятуллин бюджет үтәлешенә, биләмәдәге оешмалар эшчәнлегенә дә зур урын бирде.

Нет комментариев