Мишәбәш авылы мәчете биләмәсен Рамазан аена бәйрәмчә бизәгәннәр
Мишәбәш мәчетендә гает намазын авыл имамы Алмаз хәзрәт Гафиятов укыды.
Гает намазы укылганнан соң, җәмәгать бер-берсен бәйрәм белән котлады. Тоткан уразаларның, изге айда кылган барлык гамәлләрнең кабул булуын сорап, куллар догага күтәрелде. Бәйрәм намазына килүчеләргә мәчет биләмәсендә учакта пылау әзерләнде, чәй кайнатылды. Һәркемнең нияте, уе бер иде бу мизгелләрдә: изге гамәлләребезне Аллаһ кабул кылсын, киләсе Рамазанны да исән имин каршы алырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев