Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәхкәмә эшчәнлеген – халык хөкеменә

Суд сис­те­масының ачыклыгы дәрә­җәсе артуы соңгы чордагы казанышларның бер­се. Мәх­кәмә эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан хәбәрдарлык ха­лыкның хокукларының һәм мән­фәгатьләренең яклануда булачагына ышанычын ныгыта.

Хәзерге вакытта Саба районында гадел хөкем ике федераль судья тарафыннан гамәлгә ашырыла. 2021 елдагы эшчәнлеккә килгәндә, алар район суды инстанциясендәге 51 җинаять эшен карадылар. Шуның эченнән 39ы буенча гаепләү карары чыгарылды. Сигез материал буенча эш туктатылды һәм җинаятьне үзенең гамәленә бәя бирә алмаслык хәлдә кылучы бер хөкем ителүчегә карата медицина характерындагы мәҗбүри чара кулланылды. Ике эш прокуратурага кире кайтарылды, берсе башка ведомствога тапшырылды. Шулай ук гаризалар, үтенечләр, шикаятьләр буенча 113 материал каралды.

Категорияләре буенча алганда, юл хәрәкәте иминлеге, транспорттан файдалану кагыйдәләрен үтәмәүгә, чит кеше автомобилен алып китүгә кагылышлы – 14, урлашулар белән бәйле – 9, икътисад өлкәсенә кергән –2, наркотик матдәләр йөртү-куллануга мөнәсәбәтле 2 эш каралды. Мошенниклык, утлы корал белән законсыз эш итү фактлары буенча кергән материаллар саны да артты.

Хөкем ителүчеләрнең 21е – билгеле бер шөгыле булмаган (эшсезләр, рәсми рәвештә хезмәткә урнашмаганнар), 2се – хезмәткә яраксыз, 35е – эш урыннары булган кешеләр. Элек хөкемдә булган 12 кеше кабат җинаять юлына басты. Исерек хәлдә җинаять эшләүчеләр – 18 кеше.

2021 елда суд карары ни­гезендә 40 кеше хөкем ителде. Гаепләнүчеләрнең 8е ире­геннән мәхрүм итү урыннарына җибәрелде, 9ы – мәҗбүри эшкә, 6ысы –хезмәт белән төзәтү эшләренә, 4есе штрафка тартылды, 11 кешегә иректән мәхрүм итү җәзасы шартлы рәвештә билгеләнде.

Саба районы судында 2021 ел­да 600 гражданлык һәм административ эш, шулай ук карарларны үтәтүгә бәйле 149 материал каралды. Гражданлык эшләренең 459ы буенча гариза бирүчеләрнең таләпләрен тулысынча яки өлеш­чә канәгатьләндерү турында карар чыгарылды. Суд эше 56 материал буенча туктатылды, 37 эш буенча таләп кире кагылды, 22 эш карау өчен җәмәгать судьяларына бирелде.

Категорияләр буенча алганда, эшләрнең 67се, ягъни күпчелеге торакка хокук мөнәсәбәтләреннән килеп чыга. Еш кына ир белән хатынның милекне бүлешә алмаулары да судка китерә. Гомумән хокук мөнәсәбәтләреннән килеп чыккан бәхәсне хәл итүгә кагылышлы эшләр саны күпкә артты. Юл-транспорт вакыйгасында килгән зыянны кайтару, иминият түләүләрен эзләп алу, кулланучылар хокукларын яклау, кредит шартнамәсе буенча суммаларны түләтүгә бәйле рәвештә кергән материаллар саны кимеде.

Соңгы вакытта күп кенә федераль законнарга һәм кодексларга үзгәрешләр, өстәмәләр кертелүе сәбәпле, административ хокук бозулар өлкәсендә каралган эшләр саны, киресенчә, арту ягына үзгәрде. 2021 елда судта 1589 административ материал каралды. Шуларның 1496сы – административ чара күрү турында карар чыгарылып төгәлләнгән эшләр. Җәмәгать тәртибен һәм иминлеген бозу, аерым алганда, сәүдә нокталарында битлексез йөрү фактлары буенча 1548 эш каралды.

2021 елда административ эш­ләр буенча җаваплылыкка 1496 (2020 елда – 1236) кеше тартылды. Шуларның 1469ы – физик зат. Барысы 1199 кешегә карата кулланылган штраф санкцияләренең гомуми күләме 3,125 миллион сум тәшкил итте. Еллык эшчәнлекне йомгаклап, судьяның эше җиңел һәм катлаулыга бүленмәвен әйтергә кирәк. Нинди генә стажга ия булсаң да, һәр эшкә беренчесе итеп карау сорала. Гадел хөкем карары чыгаруда болар барысы да зур әһәмияткә ия.

Дамир Сабиров, район суды рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев