«Мөмкинлекләр дөньясы» проекты кысаларында мастер-класс үтте
Мастер-класста Кызыл Мишә авылында урнашкан “Саба мәктәп интернаты» укучылары катнашты.
Алар түгәрәк өстәл артында, үзләре теләгәнчә каты тышлыкка махсус буяулар белән рәсем (эпоксид сумаладан картина ) ясап, аны махсус әзер ташлар белән бизәп тә куйдылар.
Шулай ук балалар белән, Саба районы психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтү үзәге психологы Алина Ногуманова эшләде. Ул балаларга үзләренең хис-кичерешләре белән идарә итү алымнарын өйрәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев