Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөслим ШАКИРОВ: «Үзмәшгуль ул – тәүлеккә 24 сәгать эшләү дигән сүз»

Кечкенәдән компьютер, аның мөмкинлекләре белән кызыксынып, программист булырга хыялланган Мишәбаш егете балачак хыялына тугры кала: бүген ул районыбызда IT белгече буларак беренчеләрдән булып үз эшен башлаган кеше.

 Бүгенге интернет, югары технологияләр заманында тормышны программистлардан  башка күз алдына да  китереп булмый. Юкка гына әлеге белгечлекне акыллылар һөнәре димиләр, бүгенге замана аларга ихтыяҗны  көннән-көн арттыра. Казан педагогия көллиятендә техник-программист белгечлеге алган Мөслим Шакиров  2015 елда  Наил Мортазинның шәхси предприятиесенә  эшкә урнашып, программист буларак беренче күнекмәләрен ала. Кыскасы, биредә аңа кадәр үз нәсел  шәҗәрәңне булдыру буенча  Роmnirod. ru  сайты ясала башлаган була, Мөслим әлеге күләмле хезмәтне дәвам итеп, аны тагын да камилләштерә. «Мин биредә чын мәгънәсендә сайт төзү эшенең нечкәлекләренә өйрәндем. Һәр кеше үзе шәҗәрәсен төзи алырлык программа булдырдык. Биредә өч ел эшләгәннән соң әлеге юнәлештә үземне сынап карау теләге туды», - дип сөйли Мөслим Шакиров. Әлбәттә, әлеге өлкәдәге белемнәрен Казан дәүләт аграр университетының экономист-программист факультетында тагын да ныгыта. Үзмәшгуль булып эшләү мөмкинлеге ачылгач,  2019 елның мартында IT белгеч булып  теркәлеп, үз эшен башлый. Бүген ул  төрле оешма-предприятиеләрнең сайтларын һәм төрле өлкәләр өчен интернет программалар эшләү белән шөгыльләнә. Инде Сабада гына да Мөслим Шакиров ясаган 10нан артык сайт эшли. Күптән түгел генә зур организацияләрдә эш процессын уңайландыруга юнәлдерелгән  махсус программалар ясый башлаганнар. Әлеге проектлар хезмәтне генә җиңеләйтеп калмый, вакытны да экономияли. «IT – мәгълүмати технологияләр дигән бик киң мәгънәле сүз. Ә мин аның бер кечкенә генә  өлешен  алып торам. Интернет дөньясының иге-чиге юк.  Эшли башлаган чорда клиентларны эзләп алырга туры килде, бүген инде теләсә кайсы төбәкләрдән үзләре мөрәҗәгать итәләр. Сабада гына эшлим дип әйтә алмыйм. Россиянең төрле төбәкләре белән хезмәттәшлек итәм. Хәтта бер чит ил проектын да әзерләргә туры килде», - ди ул. Бар да җай гына бармый билгеле, эшкә тотынуга күңелне төшерә, рухны сүндерә торган  очрак  та була. Иң беренче клиент -- Мәскәү шәһәренең ювелир эшләнмәләр белән сәүдә итүче  бер компаниясе  Мөслим Шакировка үзенең сайтын ясата.  Заказ эшләнеп  беткәч компания хуҗасы  кире уйлый һәм күләмле хезмәткә акча түләми. Әмма куйган максатына ныклы адымнар белән баручы Мөслимне бу  һич сындыра алмый, киресенчә, чыныктыра гына. Төп тормыш девизы да әнә шундый аның: нәрсә генә булса да тукталып калмаска, күңелне төшермәскә, авырлыкларны җиңә беләргә кирәк.  Ә икенче зур  эшкә алынып, аны уңышлы итеп башкарып чыгу  көч-куәт,  үзенә ышаныч кына өсти. «Конкурентлыкка сәләтле сайтлар төзү өчен программист осталыгы  гына җитеп бетмәгәнлеген   аңлап, партнерлар эзли башладым. Мин үзем сайтның  программаcын төзесәм дә, яхшы  сыйфат өчен дизайнер, копирайтер, маркетолог кулы таләп ителә. Бүген Украина, Петербург, Мәскәү һәм башка бик күп шәһәрләрдәге белгечләр  белән уртак эшчәнлек алып барабыз. Чөнки технологияләр көн саен үзгәрә,  яңа функцияләр  барлыкка килә. Көн дә нәрсәгәдер өйрәнү таләп ителә, бер урында торырга ярамый. Шуңа да егет гел өйрәнү, камилләшү юлында, бу әлбәттә,  даими клиентларның сакланып калуында ачык күренә. 

Мөслим шулай ук әлеге юнәлеш белән кызыксынучы программист, дизайнерлар булса, тәҗрибәсен бүлешергә, уртак эшчәнлеккә дә әзер. Чөнки заказлар күп, аеруча төрле өлкәләрдә кулланыш табучы программалар ясауга ихтыяҗ нык арткан. Мөслим шулай ук яңа технологияләр, IT дөнья белән кызыксынып, эшне нәрсәдән башларга белмәүчеләр өчен  интернетта «Фриланс» яисә «ирекле хезмәткәр» дигән махсус сайтлар булуын да әйтә, (мәсәлән, kwork. ru). Икенче төрле әйткәндә, монда  эш бирүчеләр интернетта  төрле дәрәҗәдәге хезмәтләр тәкъдим итәләр, ягъни түләүле хезмәтләрнең исемлеге кертелә. Мәсәлән, сайтның бер бүлеген яки төсен  үзгәртергә, текстлар язырга, фото-видеоматериал табарга һәм башка бик күп  төрле вариантлар урнаштырылып, кеше үзе теләгәнен сайлап ала ла. Мөслим дә баштарак әлеге сайт белән эшләвен  яшерми. Бүген дә яшьләргә  әлеге хезмәттән файдаланырга  киңәш итә. Мөслим Шакировны  инстаграмда @shakiroff.muslim  аккаунты аша табарга була.

«Эшчәнлегемнең төп үзен­чәлеге – һәр клиентка шәхси якын килү. Программалар ясаганда әлеге предприятиенең эш процессын тулаем өйрәнеп, һәр нечкәлегенә төшенәбез. Аннары үзебезнең   мөмкинлекләрдән чыгып клиент өчен уңайлы, отышлы ысулларын тәкъдим итәбез. Үзмәшгульнең эш графигы  ирекле кебек. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Киресенчә,  кыска сроклы заказлар булганда 24 сәгать тә эшләргә туры килә. Шуңа да үзмәшгуль булып  әлеге эшкә бар күңелен салганнар гына алына ала», - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев