Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нарколог Илшат Мортазин: «Наркотик кулланучыны тышкы кыяфәте дә таныта»

Гасыр афәтенә әйләнгән наркоманиягә каршы моннан йөз ел элек тә көрәшергә тырышып караганнар. Әмма проблема хәзер дә хәл ителмәгән. Наркотиклар турындагы Бөтендөнья доклады мәгълүматлары шул хакта сөйли.

Тикшерүләр   күрсәткәнчә,  планетада 15-16  яшьлек 13,8  миллион үсмер бер тапкыр булса да марихуана кулланган. Бу исә иң куркыныч чор булып санала. Бер тапкыр наркотик куллану икенченә,  аннары өченчесенә  китерә һәм күп  чирләргә сәбәпче була. Энәдә утыручыларның күбесе  ВИЧ инфекцияле яки С, В гепатитлары белән  авырый. Россиядә 1,9 миллион кеше, ягъни барлык  халыкның 1,3 проценты  регуляр  яисә вакыты-вакыты белән наркотиклар куллана. Статистика Татарстанда  яшүсмерләр арасында наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьчелекнең артуын күрсәтә. 2023 елда республикада  рәсми рәвештә табиб-нарколог күзәтүе астына алынган яшүсмерләр саны ике тапкыр диярлек күбәйгән. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы – аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә  хыянәт итүе дигән сүз. 

Хәзерге  вакытта  Саба районы буенча психоактив матдәләр кулланучы 8 кеше үзәк хастаханәдә диспансер, тагын 9ы профилактик учетта тора. Дәваламыйча гына күзәтүгә  4 пациент алынды. Гасыр  чире ел  саен 2-3 кешедә  ачыклана. Яшьләрнең күпчелеге ялгыш юлга наркотиклар турында берни дә белмәгәнлектән кереп китә. Наркотик матдәләр кешенең үз-үзен һәм тирә-юньне аңлау сәләтенә, кәефенә йогынты ясый, алар «наркомания» дигән психик авыру китереп чыгара, психоактив матдә организм өчен даими ихтыяҗга әйләнә. Наркотиклар кулланган кеше үз эченә бикләнә, үз проблемалары белән ул япа-ялгыз кала һәм аларны чишүнең бердәнбер юлы наркотик дип белә. Наркотиклар кулланган кешенең аппетиты кими яки киресенчә арта.  Аларны тышкы кыяфәтләре дә таныта: эссе көндә дә озын җиңле күлмәк, кояш булмаганда да кояш күзлеге кия, күз бәбәге йә артык зур, йә артык кечкенә була. Наркотикларга каршы катгый чаралар күреп кенә уңышлы нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Моның өчен һәркемнең аңында үз сәламәтлегенә карата нык­лы фикере, кирәкмәгән мат­дәләрне куллануның нәрсәгә китерәчәге турында ачык күзаллавы булырга тиеш. Беркем дә үзен зарарлы матдәләр колына әйләндермәсен, үз теләге белән гомерен кыскартмасын иде!  Ел саен 1 мартта билгеләп  үтелүче Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне гасыр  афәтенә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүгә багышлана. Чөнки наркомания  кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык аркасында  киң тамыр җәя.

Илшат Мортазин,

район үзәк хастаханәсе наркологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев