“Нырты” хуҗалыгыннан Ильяс Миңнегулов яшь комбайнчылар конкурсы җиңүчесе булды (+видео)
Бүген Сабада «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 16нчы республика яшь комбайнчылар конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
Бүген Сабада «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 16нчы республика яшь комбайнчылар конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Бүләкләү тантанасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары НәҗипХаҗипов, "Татарстан" ДТРК директоры Фирдус Гыймалтдинов, Казан аграр университеты проректоры Наил Хәмидуллин һәм башкалар катнашты.
“Быел һава шартлары үзенчәлекле булуга карамастан, дәүләт амбарларына 3,79 миллион тонна ашлык, 1,2 миллион тонна бәрәңге һәм яшелчә, 855 мең тонна майлы культуралар салдык һәм 2,5 миллион тонна шикәр чөгендере җыйнап алырга планлаштырабыз. Комбайнчы һөнәре иң мактаулылардан санала һәм шулай булып калачак та. Авыл хуҗалыгы тулаем Россия буенча алганда, шулай ук Татарстанда үсеш кичерә, Бездә тармакка республика җитәкчелеге, федераль үзәк тарафыннан зур булышлык күрсәтелә. Яңа технологияләр, заманча техника, цифрлаштыру нәтиҗәсендә без алга барабыз, азык-төлек белән үзебезне тәэмин итүгә ирешәбез. Яшь комбайнчылар конкурсы инде 16нчы тапкыр үткәрелә һәм анда катнашырга теләүчеләр арта бара. Бүгенге ярышка килүчеләр инде үзләрен җиңүчеләр дип саный ала. Конкурс максатына иреште һәм Саба муниципаль районы әзерләгән программа катнашучылар өчен истә калырлык булды”, – диде министр. Комбайнчыларның барысына да “Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү Федераль дәүләт мәгариф учреждениесенә бюджет бүлегенә конкурстан тыш укырга керү хокукын бирүче сертификатлар тапшырылды.
Ахырдан конкурс җиңүчеләре игълан ителде. Беренче урынны Сабадан, “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе комбайнчысы Ильяс Миңнегулов яулады. “Беренче өчлеккә керергә тырыштым. Әмма җиңүче үк булырмын дип уйламаган идем. Конкурсның теория өлеше авыррак булды. Практика җиңелрәк бирелде. Мин комбайнга 16 яшемдә утырган идем. 2018 елда Тәтешкә яшь комбайнчылар конкурсына бардым. Анда да призлы урынны алган идем”,– диде ул. Ильяс быел ярдәмчесе Илнат Гайсин елән “Акрос-550” комбайнында 18 мең центнер ашлык суктырган.
Актаныштан Фердинант Закирҗановка -2нче, Балтач районыннан Булат Мөдәрисовка 3нче урын бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев