Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өч Нарат мәдәният йортында көзге КВН узды

Чара Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелде.

 Өч Нарат мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балалар өчен бәйрәм концерты һәм "Көзге КВН" - халык өчен ял кичәсе булып узды. Яшь артистларның концерт программасы төрлечә иде. Башкаручыларның осталыгы, тамашачылар өчен дә, артистларның үзләре өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Бәйрәм чарасының икенче өлеше һәркем яраткан "КВН" уены белән дәвам итте. Барлык бәйгеләрдә дә командалар ярышлар рухын тоеп, көндәшләрен җиңәргә тырыштылар. Залда уңай атмосфера хөкем сөрде, көлү, шатлык һәм күңел ачу күп булды. Үзләренең яраткан командалары өчен җан атарга килгән тамашачылар да зур ярдәм күрсәттеләр. "Дворяннар" командасы җиңде, алар зур татлы карбыз белән бүләкләнделәр, һәм чарада катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр алдылар. Бәйрәм һәркемгә ошады -  катнашучыларга да, тамашачыларга да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев