Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Өлкәннәр клубы” әгъзалары белән түгәрәк өстәл утырышы узды

Бүген өлкәннәр декадасын дәвам итеп, район китапханәсе каршында эшләп килүче “Өлкәннәр клубы” әгъзалары белән түгәрәк өстәл утырышы булды. Утырышта башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җитәкчесе Гүзәл Закирова, Саба районы хастаханәсенең баш табиб урынбасары Илмира Гайнуллина, Россия Федерациясе пенсия фондының Саба районы буенча халыкны кабул итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәридә Якупова катнаштылар.

Түгәрәк өстәл артында “Ни өчен шифаханәгә бушлай юллама алу йортның мәйданы һәм җир кишәрлеге күләменә бәйле?”, “Сугыш чоры балаларына нинди дә булса ташламалар, пособиеләр каралганмы? Каралмаса планлаштырыламы?” дигән, һәм башка өлкәннәрдән килгән сорауларга җавап эзләделәр. Әлеге һәм башка сорауларга җавапны видеодан карый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев