Олы Арташ авыл клубында Ватан сакчыларын искә алдылар
Олы Арташ авыл клубында үзешчән артистлар көче белән Ватанны саклаучыларга багышланган «Ватан сагында» дип исемләнгән концерт узды
Концертта Татар Икшермәсе, Олы Арташ, Олы Кибәче, Килдебәк авыл клублары мөдирләре һәм үзешчәннәре катнашты.
Безнең ил Бөек Ватан сугышында немец-фашист гаскәрләрен җиңде. Ил бик зур бәя түләде. Хәзер дә сугыш бара. Безнең авылдан гына да берничә егетебез һәлак булды. Бу концерт шушы балалар хөрмәтенә, сугышта башларын салган бабаларыбыз хөрмәтенә узды. Без каһарманнарыбызны һәм данлы тарихыбызны онытырга тиеш түгел. Концерт барышында әлеге геройларны бер минутлык тынлык белэн искә алдык, гаиләләренә кечкенә генә кчтәнәчләребезне йөрәк жылыбыз белән бүләк иттек.
- дип хәбәр ителә район сайтында Арташ авыл җирлеге җибәргән хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев