Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Ныртыда яшәүче Зиатдиновларны яңа йортлары белән котладылар

2024- Россиядә гаилә елы

   Гаилә елы кысаларында  Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире Люция Әхмәтшина, Чәбия Чүрчи  һәм Урта Нырты авылы мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Әхмәтшина һәм Зөлфия Дробатухина  күп бала тәрбияләүче үрнәк гаилә - Зиатдиноваларда   кунакта булдылар. Бу көннәрдә бу гаилә  зур шатлык хисләре кичерә- дәүләт программасы нигезендә алар яңа, матур йортка күченделәр.  Гаилә башлыгы Илнур «КФХ Зыятдинов» хуҗалыгында тракторчы булып эшли, тормыш иптәше Ольга Урта Нырты авылы клубында техник хезмәткәр вазыйфасын башкара. Үрнәк гаиләдә 4 кыз үсеп килә -икесе мәктәптә укый, икесе балалар бакчасында тәрбияләнә. Бу хезмәт сөючән, тырыш гаилә авылда һәркем өчен үрнәк. Мәдәният хезмәткәрләре бу гаиләне тәбрикләгәннән соң, алар өчен  төрле конкурслар һәм уеннар да оештырдылар, балалар белән журнал битләреннән сканвордлар һәм ребуслар чиштеләр, рәсемнәр буядылар. «Алга таба да тату, дус яшәсеннәр, яңа нигезләре бәхетле булсын, бәрәкәтләре ташып торсын»- дигән изге теләкләре белән уртаклашты әлеге очрашуны оештыручыларның берсе Люция ханым Әхмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев