Олы Шыңар авылында яшәүче Равил Ибрай улы Хаҗиев 90 яшьлеген каршылады
Юбилярны район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов, «Туган як» җәмгыяте вәкиле тәбрикләде.
Равил Ибрай улы 1933 елның 9 ноябрендә Олы Шыңар авылында туа. Гаиләдә 8 бала үсәләр. Сугышның ачысын да, төчесен дә татый егет. Әтисе сугышка киткәндә аңа 8 яшь була. Бәхеткә әтисе исән-сау туган ягына әйләнеп кайта.
Равил абый 1947 елны җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ат җигеп төрле эшләрдә эшли башлый. Кыш көне урманнан колхозга утын, салам ташыйлар, Шәмәрдәннән ягулык алып кайталар һәм ат көченә бәйле нинди эш бар - барысын да башкаралар.
- Сугыштан соң тормышлар бик авыр булды.Барлык эшләр кул көче белән иде. Урак белән ашлык урып, аны чүмәләгә куеп киптереп, атлар белән ташып эскерт ясап куялар иде. Шул эскертләрне сугу машинасы белән сугып, шуннан чыккан саламны кул белән өеп баралар иде. Сугу машинасын колесный трактор әйләндерә иде. Гаилә хәлләре дә яхшыдан булмады. Ашарга такы-токы, кияргә кием булмады. Хәзер сугыш чоры белән чагыштырганда тормышлар начар дип әйтеп булмый. Нәрсә алам дисәң шул бар, һәр эшне техника башкара, - дип искә ала Равил абый яшьлек елларын.
1951 елны армиягә алына, 3 ел Үзбәкстанда хезмәт итә, кайткач колхозда эшләвен дәвам итә. Кыш көне төрле эшләрдә була, колхозда түләү аз булу сәбәпле, Башкорт якларына итек басарга да чыгып керәләр, шуның белән гаиләгә өстәмә керем кертәләр. Колхозда гел ат җигеп эшли. Гомуми эш стажы 46 ел. Пенсиягә чыккач та үз хуҗалыгында ат асрый, җәй буе болыннан печән ташый, кыш көннәре сунарчылык белән шөгыльләнә, җәй көне балык тотарга ярата.
1959 елда Югары Симет авылы кызы Дания белән танышалар, август аенда өйләнешәләр, 5 бала: 4 кыз 1 малай тәрбияләп үстерәләр, 9 оныклары, 9 оныкчыклары бар. Кызлары Гөлүсә белән Гүзәлия Казанда, Фидания белән Алсу гаиләләре белән Теләче авылында яшиләр, уллары Илфар Олы Шыңарда үзләре белән бергә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев