Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Орден-медальгә лаек депутатыбыз

Үзенең эшчәнлеген Саба һәм Мамадыш муниципаль районнарында алып баручы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиевка Россия Федерациясенең Дәүләт бүләге тапшырылды.

 

 Депутат югары  дәрәҗәгә  Ватанны саклауга керткән зур өлеше, югары хәрби әзерлекне  һәм оборона сәләтен тәэмин итүдәге уңышлары, шулай ук Россия дәүләтчелеген ныгытуы өчен лаек булды. Махсус хәрби операциядә катнашкан, «Эспаньола» ирекле батальоны командирының техник өлеш буенча урынбасары Марат Галиев II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Медальне  Россия Федерациясе Кораллы  Көчләре генераль штабы баш разведка  идарәсе начальнигы  урынбасары генерал-лейтенант Владимир Алексеев тапшырды.   Марат Галиев  газетабызның  якын  дусты,  даими элемтәдә аралашып  яшәүче. Биш  ел дәвамында  ярдәмгә  мохтажларны, хезмәт  ветераннарын ел  саен “Саба таңнары”на  яздыручы.

Исегезгә төшерәбез, Марат Галиев узган елның 1 октябрендә ирекле рәвештә махсус хәрби операция зонасына китә. Агымдагы елның 26 мартында “Батырлык” ордены белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев