Педагог – оештыручылар очен район семинары
Балалар иҗат үзәгенең еллык планы нигезендә, 27 нче ноябрь көнне, Олы Арташ төп мәктәбе базасында педагог - оештыручылар өчен "Яшь буынга тәрбия бирүдә педагог – оештыручының роле" дигән темага район семинары булып узды.
Семинар барышында катнашучылар игътибарына педагог – оештыручы Э.М. Валиева әзерләгән «Һөнәрләр дөньясында» дигән отряд җыены һәм «Без бергә» тренингы тәкъдим ителде.
Семинар кызыклы, нәтиҗәле һәм дустанә атмосферада үтте. Гомуми нәтиҗәләр түгәрәк өстәл артында ясалды.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев