Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Пенсионер спортчыларыбызның зур җиңүе

Язның соңгы көнендә Казанда Татарстанның барлык шәһәр һәм район командалары катнашында пенсионерларның “Өченче буын” XIV республика спартакиадасы үткәрелде

 

  Язның  соңгы  көнендә  Казан шәһәрендә Татарстанның барлык шәһәр һәм район  командалары  катнашында пенсионерларның “Өченче буын”  XIV республика  спартакиадасы  үткәрелде. Программага дартс, өстәл теннисы,  электрон мылтыктан ату, 50 метрга  йөзү, 1000 метрга  йөгерү һәм эстафета  ярышлары  кертелгән  иде. Башта районда сайлап  алу  ярышлары  үткәрелеп,  Шәмәрдәннән Михаил Карамышев, Равия Фәсхетдинова, Хания  Галимуллина, Югары  Утардан  Фәннур Бәшәров, Иске Мичәннән Рамил Мостафин, Сабадан Тәскирә Ханнанова, Светлана Кириллова, Рузалия  Фәйзерахманова, Альфред Габдерахманов,  Рәшит Кәримов һәм Урта Сабадан Азат Дәүләтшин составында команда тупланды.  Әлеге  состав нык  әзерлекле, көчле рухлы икәнен исбатлады һәм   ахыргы нәтиҗәдә  1нче  урынны  яулады.  Аеруча шәхси беренчелектә зур  өлеш  керткән  Рузалия  Фәйзерахманова (өстәл теннисы, 1нче  урын), Равия Фәсхетдинова (атуда 1нче  урын), Азат Дәүләтшин, Хания  Галимуллина (1000 метрга  йөгерүдә 2нче  урыннар) билгеләп үтәсе  килә.  Пенсионер  спортчыларны җиңүләре белән котлап,   яңа  уңышлар телибез.

Рәшит Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев