Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Почта» элемтә бүлегенә экскурсия

8 октябрь көнне, Бөтендөнья почта көне уңаеннан, Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар өчен, «Почта» элемтә бүлегенә экскурсия оештырдылар. Без балаларга элек кешеләрнең бер-берсенә ничек еш хатлар язулары турында сөйләдек.

Хат килеп җитсен өчен конвертка марканы беркетергә кирәк булуын, шулай ук почта аша почтальон өйгә алып килә торган газета-журналларга язылып булуы турында да аңлатылды. Тагын почта аша посылкалар җибәреп булуын да искәртеп уздык. Балалар зур кызыксыну белән почта эше турында сөйләүне тыңладылар. Кем белә бит,бәлки шушы балаларның берәрсе үскәч хат ташучы яки почта бүлегендә эшләүче булыр.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев