Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Президентта кунакта

Быел да 25 декабрьдә республика мәктәпләренең иң сәләтле, актив укучылары «Татнефть-Арена» Боз сараена Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы традицион бәйрәмгә җыйналды.

Татарстаннан 8500 бала белән бергә, районыбызның төрле бәйге-конкурс җиңүчеләре,  мобилизацияләнгән  гражданнарның  5-11 сыйныфта укучы  балалары,  фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади бәйгеләрдә җиңгән 44 укучысы Яңа ел тамашасында катнашты. Бәйрәм кунакларын Рөстәм Миңнеханов тәбрикләп,  Татарстаныбызның өметле киләчәгендә  әлеге сәләтле балаларның роле зур булачагына ышанычын белдерде. «Сезгә үзегезне, тормышта үз урыныгызны табуыгызны телим. Иң мөһиме - артка чигенмәскә һәм бирешмәскә. Сезнең белән әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, остазларыгыз, бөтен Татарстан. Без сезгә ярдәм итәчәкбез һәм уңышларыгызга сокланачакбыз. Сезнең өчен һәм сезнең белән бергә Россия өчен эшләячәкбез. Яңа ел белән!» - дип өстәде Татарстан Президенты. Яңа ел тамашасында танылган рус эстрадасы җырчысы Ваня Дмитриенко концерты тәкъдим ителеп, күңелле рухта дәвам итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев