Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Путин барлык балалы гаиләләргә яңа төр пособие биреләчәге турында игьлан итте

Киләсе елда балалары булган гаиләләргә пособие түләячәкләр.

Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

2023 елның 1 гыйнварыннан илдә 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен бердәм пособие эшли башлаячак. Россия Президенты Владимир Путин социаль-икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә шундый белдерү ясады. 

Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренә караганда, киләсе елдан бердәм пособие түләүгә 1,6 триллион сум акча тотылачак. Мондый сумма бер елга исәпләнгән.

Дәүләт башлыгы барлык оештыру мәсьәләләрен, шулай ук пособие исәпләү һәм түләү механизмнарын җайга салырга кушты. 

 

Чыганак: "Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев