Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район башлыгының Чыршы бәйрәмендә

Районыбызда ел саен укуда алдынгы, бар яктан актив балаларның район башлыгы Рәис Миңнехановның Чыршы бәйрәменә чакырылуы күркәм традициягә әйләнде. 5 гыйнварда узган бу күркәм чараны районыбыз мәктәпләренең 360лап укучысы тамаша кылды.

Бәйрәм чарасының Саба аграр көл­лиятендә үтүе очраклы гына түгел. Биредә  чыршы бәйрәмен тиешле югарылыкта, күңелле итеп оештыру белән бергә, укучыларга күптөрле һөнәри белем бирү учреждениесе эшчәнлеге белән таныштыруга да игътибар юнәлдерелгән иде.  Шулай ук тамаша башланганчы укучылар  төрле мастер-классларда үз көчләрен сынап карадылар. Бу хакта Рәис Миңнеханов та үз чыгышында билгеләп узды. «2022 елны матур гына тәмамладык. Минем иң элек сезне дөньяга китереп, тәрбия биргән әти-әниләрегезгә зур рәхмәт әйтәсем килә.  Аграр көллияттә җыелуыбыз да юкка  гына түгел: чөнки биредә күп төрле һөнәрләргә өйрәтәләр, ул бу тормышта зур байлык. Мин гел әйтеп киләм: кеше өчен иң беренче сәламәтлек, белем һәм һөнәр кирәк. Күбрәк эш белгән саен тормыш итү җиңелрәк бирелә. Күргәнегезчә, елдан-ел биналарны җиһазлау,  өстәмә белем бирү  юнәлешендә  бик күп финанс чыгымнары  тотыла. Моның өчен  Президентыбызга, аның командасына  зур рәхмәт. Сезнең һәр өлкәдә: спортта, сәнгатьтә, белем алуда зур уңышларыгыз бар. Болар бар да зур  тырышлыгыгыз. Яңа ел яңа уңышлар алып килсен, сәламәт булыгыз, бер-берегезне хөрмәтләп, матур итеп тормыш итегез», – диде район башлыгы. Аннары бәйрәм кунакларына «Хакер атакасы» дигән күңелле программа тәкъдим ителде. Тамаша бүгенге тормыш чынбарлыгына корылып, интернет дөньясының  көче, IT технологияләрнең  мөмкинлеген  үз эченә алган иде. Навигатор ярдәменнән файдаланып Сабага бәйрәмгә килүче Кыш бабай белән Кар Кызының гаджетына  бер хакерның вирус җибәрүе, аларның  юлда адашулары  билгеле булды.  Әмма дуслык һәм бердәмлек белән  бар кыенлыкларны да җиңеп  булачагы исбатланды:  укучыларның тылсымлы йозакларны ачарга ярдәм итүе   Кыш бабай һәм Кар кызына тамашага вакытында килергә мөмкинлек бирде.  

Соңыннан бәйрәм кунаклары  популяр эстрада җырчысы  Илшат Сафин җырларына кушылып күңел ачтылар.

«Мин гел 5ле билгеләренә генә  укыйм, физкультурадан олимпиадада 2 урын алдым. Бу чарада  беренче ел гына катнашам. Бәйрәм бик ошады, бик күңелле булды», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Югары Симет урта мәктәбенең VI сыйныф укучысы Исламия Тахавиева.

Фотоларны МОНДА басып карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев