Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләренең балалары Әниләре өчен үзенчәлекле бүләк әзерләгән

Балалар үзләренең укудагы, хезмәттәге, спорттагы уңышларыннан күргәзмә оештырып әниләрен сөендерделәр

 Районыбызның Финанс – бюджет палатасында Әниләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды - биредә эшләүче хезмәткәрләрнең балаларының спорттагы, иҗаттагы уңышлары, аларның рәсемнәреннән бай эчтәлекле күргәзмә оештырылды. Чарада 20 бала катнашты.

  Балалар саны белән мактанырлыгы бар оешманың. 18 яшькәчә 80 бала исәпләнә биредә. Ә балигълык яшенә җиткән балалар санын да кушсаң 100 гә якын була. Гомумән, хезмәткәрләрнең балалары һәрвакыт игътибар үзәгендә. Оешма җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов аларның берсен дә күз уңыннан калдырмый. Әлеге күргәзмә уңаеннан да һәр катнашкан балага яшь категориясенә карап, берсеннән-берсе кызыклы бүләкләр тапшырылды. Яңа уку елы алдыннан да, хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка керүче балаларын чакырып, мәктәп кирәк-яракларын тапшыру, “SabaBalahoner” муниципаль программасы буенча “Экономист” станциясендә бухгалтер һөнәрен үзләштерү,  1июньдә – Балаларны яклау көнендә Лесхозда  Нургали Миңнеханов исемендәге Дендрология бакчасында, урманчылык һәм кыңгыраулар музейларында булу -  гомумән, болар барысы да бәхетле балачакның истәлекле мизгелләре күбрәк булсын өчен,  һәрьяклап камил шәхес үстерүгә якын килеп эшләнә.  Моны үз чыгышында Шәмсун Әкбәр улы үзе дә билгеләп үтте:

“Һәр баланы якты киләчәк кенә көтсен, алар сәламәт һәм бәхетле, акыллы һәм талантлы булып үссеннәр. Балачак еллары аларга мөмкин кадәр күбрәк уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр бүләк итсен. Һәм сез, балалар, үзегезнең яхшы укуыгыз, тәртипле, әхлаклы булуыгыз белән әти-әниләрегезне һәрчак сөендереп торыгыз”, дип мөрәҗәгать итте ул балаларга һәм әти-әниләргә. 

Күргәзмәдә катнашучыларның иң кечкенәсенә- 2 яшь, иң зурысына 14 яшь иде. Кызларның иҗатта, егетләрнең спортта уңышлары күп икән. Балалар “Сез әниегезгә яратуыгызны ничек белдерәсез, сүз белән генә түгел, эштә ничек исбатлыйсыз?”, дип бирелгән сорауларга да бик теләп җавап бирделәр.

 Кыскасы, балалар әлеге чарадан бик  канәгать калдылар. Ә улларының һәм кызларының бәхетле, канәгать йөзләре, уңышлары, аларның шатлыклы елмаюлары - һәр ата-ана өчен иң яхшы бүләк булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев