Район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы: «Саба укучылары арасында наркотиклар һәм психотроп матдәләр кулланучылар юк»
Саба районының гомуми белем бирү, һөнәри оешмаларында укучыларга наркотиклар һәм психотроп матдәләрне законсыз куллануны иртә ачыклау максатыннан, профилактик медицина тикшерүе үткәрелде.
Тикшерү район үзәк хастаханәсе табиб -наркологы Илшат Мортазин җитәкчелегендә узды. Саба гимназиясендә -20, Шәмәрдән лицеенда -20, Саба аграр көллиятендә 23 кешегә тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәсендә, медицина препаратлары, психотроп матдәләр кулланучылар ачыкланмаган. Илшат Галимҗан улы укучыларга электрон сигаретлар һәм вейплар тартуның, наркотик матдәләр куллануның зыяны, аларның организмга тәэсире, нәтиҗәләре, шулай ук наркотик матдәләр куллану, саклау һәм таратуга, РФ законнарында каралган җаваплылык турында сөйләде.
Әңгәмә яшүсмерләр өчен аңлаешлы формада, табиб-наркологның һөнәри практикасыннан ачык мисаллар белән узды. Бу чара балаларга никотин, алкоголь һәм наркотикларның зыяны һәм зарарлы гадәтләрнең нәтиҗәсе турында күбрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде.
Илшат Галимҗан улы укучыларга физик, интеллектуаль һәм әхлакый яктан сәламәт кешеләр генә үз илләренә файдалы була ала дип аңлатты. Балалар мондый җитди темага зур игътибар бирделәр, күп сораулар бирделәр, кызыклы әңгәмә өчен белгечкә рәхмәт җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев