Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда «Мотоцикл» оператив-профилактика чарасы бара

Чараның максаты – мотоцикл, скутер һәм мопед йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау

 

 

ЮХИДИнең район  бүлекчәсеннән  хәбәр итүләренчә, 2023 елның 7 августыннан республикада, шул исәптән район  территориясендә «Мотоцикл» оператив-профилактика чарасы башланды. Чараның максаты – мотоцикл, скутер һәм мопед йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау. Операциянең игълан ителүе  мотоциклчылар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең күп булуы белән бәйле. Республикада мотоциклчылар, мопед һәм башка шундый техника белән идарә итүчеләр катнашында 90 юл-транспорт һәлакәте теркђлгђн.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, мотоциклчылар еш үзләре аварияләргә сәбәпче була: зур тизлектә йљрилђр, чатларда  туктап тормыйлар, каршы полосага чыгалар, җәяүлеләрне үткәрмиләр.

Инспекторлар сак булырга, юл кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә. Аеруча да шлемсыз йөрү фаҗигага китерергә мөмкин. Профилактика  чарасы 13 августка  кадђр дђвам итђ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев