Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашларыбыз Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасында катнашты

КФУда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасы булып узды.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасы булып узды. Татарстан Рәисе укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм эш шартлары яхшырту, профессиональ һәм иҗади өлкәдә мөмкинлекләрне киңәйтү максатыннан укытучыларның эш шартларын яхшыртачакларын белдерде. Хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.  «Иң мөһиме – белемнең сыйфаты», – диде Рөстәм Миңнеханов. Рәис шулай ук, Укытучылар һәм остазлар елында аерым игътибарның фәнгә юнәлтеләчәген әйтте. Видеоконференция элемтәсе форматында әлеге чарада районыбызның Башкарма комитет җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Капитонова Гөлназ Таһир кызы,  укучылары бердәм дәүләт имтиханын 100әр баллга тапшырган, Россия күләм олимпиадада призлы урын алган укучылары булган укытучылар;  мәктәп спорт клублары, президент ярышларында зур нәтиҗәләргә ирешкән командаларның җитәкчеләре; өстенлекле милли проект җиңүчеләре һәм белем биру оешмалары  җитәкчеләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев