Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашларыбызга - хөкүмәт бүләкләре

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Республикада физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен «Олимп» спорт мәктәбенең фигуралы шуу буенча тренер-укытучысы Романова Анна Владимировнага «Татарстан Рес­­пуб­ли­касының Атказанган фи­­зик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирел­де; рес­публиканың тө­зе­леш тармагын үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Татавтодор” акционерлык җәм­гыятенең Саба филиалы директоры урынбасары Илшат Револь улы Хисамовка «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән мак­таулы исем бирелде.

Актив иҗтимагый хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен «Олы Ки­бәче урта гомуми бе­лем бирү мәктәбе» математика укытучысы, Саба районының 2461нче участок сайлау комиссиясе рәисе  Рәсимә Рафикъ кы­зы Габделхәевага Та­тарстан Республикасы Рәи­се­нең Рәхмәте белдерелде; Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән «Бар гаилә белән сайлауларга» видеороликлар конкурсында җиң­гән өчен Байлар Сабасыннан Нурисламовлар гаиләсе Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев