Райондашларыбызны “Россия чаңгы юллары-2023”кә чакырабыз!
Катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә башлана.
Халыкны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында районыбызда 11 февральдә “Россия чаңгы юллары-2023”, “Татарстан чаңгы юллары-2023” массакүләм ярышлары булачак. Авылларда бәйгене үткәрү урыннарын җирлек башлыклары билгели. Сабада район мәдәният йорты артындагы трассада ярышлар сәгать 11дә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга 200 метрга старт бирелү белән башланып китәчәк. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар 3 километрда узышачак. Ярышта оешма-учреждение җитәкчеләренең катнашуы мәҗбүри. Шулай ук VIP-узыш та үткәреләчәк. Катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев