Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Фәһим Бикмиев — Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәне өчен «Сугышчан туганлык» медале белән бүләкләнде

Райондашыбыз Фәһим Бикмиев «Боевое братство» ветераннар оешмасы каршындагы казанышлары өчен медаль белән бүләкләнде.

Фәһим Бикмиев — Саба районының Төбәк авылында туып үскән шәхес. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә һәм 1986–1987 елларда Әфганстанда интернациональ бурычын үти һәм 1 июль көнне «Боевое братство» ветераннар оешмасы каршындагы казанышлары өчен медаль белән бүләкләнде.

ТИК ТИПСЕН ГЕНӘ ЙӨРӘК

Казаннарга барып килдек
Бүген бәйрәмнәр диеп.
Өстебезгә медаль таккан
Костюм - чалбарлар киеп.

Алдан Сабада җыелдык,
Обелиск янына.
Искә алдык егетләрне
Үзебез исән чагында.

Аларга насыйп булмады
Бу көннәрне күрергә.
Безнең кебек урамнарда
Аләм тотып йөрергә.

Чәчәкләр салдык һәйкәлгә,
Искә төште үткәннәр.
Искә төшсә дә үткәннәр
Кайтмыйлар шул киткәннәр.

...Каршылады безне Казан
Җылы кояшы белән.
Ничек кояшлар чыкмасын, 
Бүген бит кабат  бәйрәм.

Юк, табында утырмадык
Билгеләп бәйрәмнәрне.
Кабат һәйкәл яннарында
Күтәрдек аләмнәрне.

Күкрәккә медаль тактылар,
Рәхмәт бары өчен дә.
Язам әле шигырьләрне,
Ташып тора көчем дә.

Мин язамын, Тямай җырлый,
Аңа да булды бүләк.
Матур җырлар туар димен
Типкәндә безнең йөрәк.

1.07.2026
ФӘҺИМ БИКМИЕВ
Саба районы, Төбәк авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев