Райондашыбыз “Казахстанның алгарыш мәктәпләре” дип исемләнгән белем бирү маршрутында катнашты
Ул “Мәгариф оешмалары аша киңлекләрне арттыру» проекты кысаларында оештырылган чара булды
Сабаның "ОНИКС мәгариф үзәге" директоры Ләйлә Мөбарәкшина 11 - 13 ноябрь көннәрендә “Казахстанның алгарыш мәктәпләре” дип исемләнгән белем бирү маршрутында катнашты. Бу “Мәгариф оешмалары аша киңлекләрне арттыру" проекты кысаларында оештырылган чара булды. Программа 3 көнгә исәпләнелеп, 2 шәһәрне – Астана һәм Алмата шәһәрләрен, алгарышка юнәлтелгән 9 объектны, идарә командалары һәм педагогик практика лидерлары булып саналган 20 спикер һәм экспертларны үз эченә алды.
Катнашучылар өчен методик әзерлек һәм мантыйкка нигезләнгән бай программа, иң мөһим идарә итү алымнары, оештыру карарлары, белем бирү модельләре буенча тәҗрибәләр, остаханәләр оештырылган иде.
Чарага нәтиҗә ясап, укучыларның интеллектуаль фикерләвен үстерү буенча алдынгы мәктәпләр тәҗрибәсен Россия мәктәпләрендә дә кулланырга, булдырырга мөмкин дигән фикергә килделәр. Мондый сәфәрләр мәгариф проблемаларын тирәнрәк аңларга ярдәм итә һәм мәктәпләрне төрле яклап нәтиҗәле үстерү өчен юнәлеш бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев