Районыбыз полиция хезмәткәрләре – иң җитез чаңгычылар һәм төз атучылар
Саба районы командасы юстиции майоры Фәридә Рәхимова, полиции капитаны Илнур Насыйбуллин, полиция старшинасы Алмаз Муллахмәтов һәм кече сержант Данил Романов составында катнашты
Узган атнада Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы чемпионатлары – хезмәт двоеборьесы (чаңгыда узышу һәм пистолеттан ату кушылган бәйге) һәм чаңгы ярышлары узды. Алар ГАИның ДПС полкы штабы начальнигы, милиция подполковнигы Илдар Хәбибуллин һәм ДПС полкы өлкән инспекторы, милиция лейтенанты Андрей Ремиженко истәлегенә багышланды. Алар Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең югары вазифалы затлары иминлеген тәэмин иткәндә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнар.
Ярышларның беренче көнендә хатын-кызларга 3, ир-атларга 5 километр дистанцияне чаңгыда үтәргә кирәк булды. Икенче көнне катнашучылар өчен практик ату күнегүләре оештырылды. Өченче көнне 3×3 километрлы дистанцияле катнаш чаңгы эстафетасы үткәрелде.
Саба районы командасы юстиции майоры Фәридә Рәхимова, полиции капитаны Илнур Насыйбуллин, полиция старшинасы Алмаз Муллахмәтов һәм кече сержант Данил Романов составында катнашты. Райондашларыбыз чаңгыда узышуда авыл районнары арасында –1нче, двоеборьеда 2нче урыннарны алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев