Районыбызда Инвалидлар ункөнлегендә узачак чаралар белән таныштырабыз
Район яңалыклары

Районыбызда Инвалидлар ункөнлегендә узачак чаралар белән таныштырабыз

Бу чаралар сезнең өчен

 

Физик  мөмкинлекләре чикләнгән  райондашларыбыз  өчен Инвалидлар ункөнлеге барышында үткәреләчәк чараларны тәкъдим итәбез.

3 декабрьдә – “Саба-Арена”да теннис турниры.

4 декабрьдә – социаль яклау  бүлегендә инвалидлар, аларның әти-әниләре  катнашында “Түгәрәк өстәл”.

5 декабрьдә – Шәмәрдәндә күз буенча инвалидлар арасында шоудаун.

6 декабрьдә – инвалидлар  арасында шахмат-шашка  ярышлары. Мөмкинлекләре  чикле балалар катнашында “Һәркемнең үз кояшы",  Саба мәдәният  йортында “Тулган  ай” ансамбле хәйрия  концерты.

7 декабрьдә – Лесхоз картлар  йортында  коляскада  йөрүчеләр арасында  күңелле стартлар.

 


Нет комментариев