Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның яшь артистлары бүген «Уникс»та чыгыш ясый

«Созвездие-Йолдызлык 2023» эст­рада сәнгате республика яшьләр телевизи­он фестиваленең суперфиналы старт алды.

Анда райо­ныбызның Хөснулла һәм Аллаһияр Вә­лиуллиннар исемендәге   Саба сәнгать мәктәбенең 78 укучысы катнашып, зур уңышларга ирештеләр.

Фестивальнең суперфиналының беренче ту­ры нәтиҗәләре буенча «Экспромт»  хореогра­фия коллективы (җитәкчесе Давыдова Аде­ли­на),­  «Бәллүр» вокаль-хореография ансамб­ле (җи­тәкчесе  Гөл­наз Дәүлиева  һәм  Гүзәл Гарипова), “Энҗе бөр­текләре” вокаль ансамбле (җи­тәкчесе Ләлә Аксанова), вокал-соло буенча   Илүзәр Кашапов  (җи­тәкчесе  Гөлназ Дәүлиева),  «Ил-Саф» вокал дуэ­ты  (җитәкчесе Гөлназ  Дәү­лиева) «Созвездие-Йол­дызлык 2023»  фестивале суперфиналының икенче турына  үттеләр.

Укучылар бүген, 12 апрельдә,  «УНИКС» концертлар залында  чыгыш ясаячак. Аларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X