Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның иң өлкән кешесе- бердәнбер исән булган сугыш ветеранына депутат зур бүләк тапшырды

Каһарман фронтовик,Төбәк авылында яшәүче Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиев районыбызда исән-сау булган бердәнбер ветеран булу белән бергә, төбәгебезнең иң өлкән кешесе дә санала. Дәһшәтле сугыш кичкән ветеранны 103 яше һәм якынлашып килгән Бөек Җиңү көне белән тәбрикләүләр дәвам итә.

Бөек Ватан сугышы ветераны бу көннәрдә  тантаналы бәйрәмнәре   уңаеннан зур хөрмәт  һәм рәхмәт сүзләрен күпләп кабул итеп ала. 28 апрельдә каһарман фронтовик янында Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон булып,  аңа  телевизор бүләк итте. «Гап-гади кешенең язмышы   безнең һәрберебез өчен Ватанга мәхәббәт һәм батырлык үрнәге була ала.  Ветеран белән шәхси танышу һәм аралашу мөмкинлеге өчен мин бик шатмын», – дип язды   депутат үзенең шәхси аккаунтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев