Районыбызның хезмәт алдынгылары тәбрикләнде
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе" акционерлык җәмгыятенең элеватор операторы Светлана Давыд кызы Нәҗипова; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Туган як» җәмгыятенең хисапчы-лаборанты Вәсилә Рифгат кызы Мофазалова; сыер савучы Зөлфия Шәйхулла кызы Фәйзрахманова, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, банк эшен үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлешләре өчен "АК БАРС" БАНКЫ ачык акционерлык җәмгыятенең Саба өстәмә офисының операцион-касса эше буенча әйдәп баручы менеджеры Гөлнар Шамил кызы Гайнуллина, клиентларга хезмәт күрсәтү буенча белгеч Гөлүсә Илдар кызы Сафина; мәдәният өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен (район мәдәният йортының 13нче филиалы аккомпаниаторы Фәнәвил Мидхәт улы Садыйков; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Игенче " җәмгыятенең ягулык салучысы Рафис Гыйльман улы Тимерханов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынны укыту, тәрбияләү эшендә ирешкән уңышлары өчен Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Равия Рафаэль кызы Ситдыйкова; хәрби идарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм куелган бурычларны уңышлы үтәгәне өчен Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссариатның бүлек начальнигы Айрат Камил улы Садыйков Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Урал һәм Идел буе төбәкләре тарихын өйрәнүдә актив катнашуы, Көнбатыш Себер татарлары тарихы буенча объектив белем таратканы, яшь буында туган якка мәхәббәт тәрбияләгәне, Россиядә “Педагог һәм остаз елы”, Татарстан республикасында “Милли традицияләр һәм мәдәниятләр елы” кысаларында "Урал төбәге татарлары: тарих һәм хәзерге заман" Икенче Бөтенроссия фәнни-туган якны өйрәнү конференциясен үткәргәне өчен, туган якны,аның тарихын өйрәнүче, Юлбат авылының туган якны өйрәнү шәхси музее мөдире, РФ гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Саба районының “Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте” рәисе Илдар Фатхулла улы Сафин Татарстан Республикасының Урал төбәге буенча Даими вәкиллегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев