Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның хезмәт алдынгыларын район башлыгы котлады

Хезмәтләрен хөрмәтләп

 Матбугат өлкәсендә күпь­ел­лык нәтиҗәле хезмәте өчен “Са­ба таңнары” газетасы ре­дак­циясенең компьютерда бит­кә салу операторы Эльмира Га­лимҗан кызы Янгалышева Та­тар­стан Республикасы Дәүләт Со­веты Рәисенең Рәхмәт хаты бе­лән бүләкләнде.

Татарстан Республикасының  социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нә­тиҗәле хезмәте өчен финанс-бюд­жет палатасының бү­лек начальнигы Гөлнара Мөхәм­мәт­фәнис кызы Заһидуллинага; “Яшен” җәмгыятенең баш бухгалтеры Гөлсу Рәис кызы  Закировага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Җирле үзидарә органнары эш­чәнлегенең нәтиҗәлелеген үс­терүдәге, җирле әһәмияттәге мәсьә­ләләрне чишүдәге уңыш­лары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Олы Кибәче авыл башкарма комитеты баш бухгалтеры Миләүшә Мансур кызы Сираҗиева “Татарстан Рес­публикасы муниципаль бе­рәмлекләре Советы” Ассо­циа­ция­сенең Мактау грамотасы бе­лән бүләкләнде.

Прокуратура органнарында күпь­еллык нәтиҗәле хезмәтләре, рай­онда законлылыкны һәм хо­кук тәртибен ныгытуга өлеш кер­түләре өчен Саба районы прокуроры булып эшләгән Ленар Фәргать улы Вәлиуллин; хокук саклау органнары ветераны Миннемулла Миннерахман улы Нәҗипов;

районның  социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хез­мә­те өчен “Саба тәрәзәләре” җәм­гыяте директоры Рафаэль Кот­дус улы Кәримуллин Саба му­ниципаль районының Мактау грамотасы  белән бүләкләнделәр.

 Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә зур өлеш кертүе, рай­онның социаль-мәдәни тормышында актив катнашуы өчен крестьян (фермер) хуҗалыгы баш­­лыгы Айнур Ибраһим улы Мос­тафин Саба му­ниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

төбәкләрне газлаштыру программасын тормышка ашыруда нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов “Газпром трансгаз Казан” җәм­гыятенең Рәхмәт хаты белән бү­ләкләнде.

Милли көрәш буенча “Саба таң­нары” газетасы призына үт­кәрелә торган ярышларны оеш­ты­руда ярдәме өчен “Олимп” спорт мәктәбе” директоры Рифат Револь улы Хисамов “Татме­диа” акционерлык җәмгыяте ге­нераль директорының Рәхмәт ха­ты белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев