Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның хезмәт алдынгыларына Саба муниципаль районының Мактау грамоталары тапшырылды

Хезмәтләрен хөрмәтләп

  Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпь­еллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Игенче” җәмгыяте тракторчысы Рәис Мин­кадәм улы Хәбибуллин; “Шытсу” җәмгыяте сыер савучысы Ал­су Мөхәммәтфатих кызы Дәү­ләтшина;

хәрби бурычын үтәгәндә күр­сәткән батырлыгы һәм кыюлыгы, актив тормыш позициясе, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен Фларид Наил улы Мәүлетов;

төзелеш өлкәсендә күпьеллык нә­тиҗәле хезмәте өчен “ПМК-159” җәм­гыяте буяучысы Миләүшә Рафаил кызы Әхтәмова;

урман хуҗалыгы өлкәсендә күпь­­еллык нәтиҗәле хезмәте  һәм район­ның социаль-икътисадый  үсе­шенә зур өлеш керткәне өчен  “Саба урманчылыгы” җитәкчесе-урманчы Васыйл Нурулла улы Гыйззәтуллин;

җирле үзидарә органнарында нәти­җәле хезмәте өчен, Мишә авыл җир­леге башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Гүзәл Равил кызы Сафиуллина;

җирле үзидарә органнарында күпь­еллык нәтиҗәле хезмәте  өчен, Югары Симет авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы урынбасары (сәркатибе) Лилия Рафаэль кызы Шәйхлиева;

җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте  һәм районның социаль-икътисадый  үсешенә зур өлеш керткәне өчен, Иштуган авыл җирлеге башлыгы Дамир Мидехәт улы Гайнетдинов;

район халкын транспорт хезмәте белән тәэмин итүдә күпьеллык намуслы хезмәте өчен, “Яшен” җәмгыяте машина йөртүчесе Наил Рәҗәп улы Хаҗиев;

мәдәният өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте  һәм ирешкән уңышлары өчен, «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесенең фортепиано классы укытучысы Чулпан Фәнис кызы Хафизова Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев