Рамазан гаете уңаеннан Сабада балалар өчен зур бәйрәм оештырыла
Бәйрәм чарасы Сабаның үзәк мәйданында узачак
Сабаның өч мәхәллә имамлыгы балалар өчен күңелле программа әзерләгән. Биредә бушлай гына батутлар, карусельләр эшлиячәк, төрле тәм-томнар сатыла торган сәүдә рәтләре булачак. Шулай ук дини викториналар, Коръән сүрәләре уку, азан әйтү бәйгеләре дә оештырылачак. Бәйрәмгә гаиләләрегез белән рәхим итегез! Башлана 12:30 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев