Районда иң яхшы ата-аналар комитетлары чыгышы тәмамланды
Район яңалыклары

Районда иң яхшы ата-аналар комитетлары чыгышы тәмамланды

Дүртенче ел рәттән Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсын үткәрә. Конкурсның район этапларында 21 ата-ана комитеты катнашты.

29 нче октябрьдә  бәйгенең ахыргы муниципаль этабы Шәмәрдән лицеенда үтте. Анда Шәмәрдән лицее, Саба гимназиясе, Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат, К.С.Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе әти-әниләр комитетлары, иҗади гаиләләре көч сынашты. “Иҗади гаилә” номинациясендә чыгыш ясаучылар: Саба гимназиясеннән Гайфуллиннар, Икшермәдән Хабибрахмановлар, Сәләтле балалар мәктәп-интернатыннан Фархиевлар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев